Эзләү нәтиҗәләре
- Малайларны дүрт урынлык купеның бер өске полкасына төрткәли-төрткәли менгерәләр һәм йомыш булганда гына төшәргә рөхсәт итәләр, бармак янап кисәтәләр, аяк салындырып утырмаска кушалар, ә калган өч полкада күрше вагоннарда «эшләп» арып кайткан каравылчылар чиратлап гырлый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Алар шушында ашыйлар, эчәләр, кәрт сугалар һәм, әлбәттә, тәмәке тарталар. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Иң әшәке сүгенү сүзләрен һәм, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, «антисовет» анекдотларны Азат шулар авызыннан ишетә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Поезд Казанга, каравылчылар әйтмешли, багана төбе саен тук-тый-туктый, көне буе бара. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Кичкә таба купега таныш опер килеп керә. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Конвой белән чагыштырганда тышкы яктан интеллигент күренсә дә, шакшы телле кеше икәнлеге чыраена, зур авызы тирәсендәге эре җыерчыкларга язылган. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- «Ул кергәч, кәрт сугып утыручылар өстәлне тиз-тиз генә җыештырдылар, ләкин яртылаш бушаган шешә белән сыңар стаканнары шунда калды», - дип сөйләде Азат. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- әмма бу юлы опер сыйланып-нитеп маташмый. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- Тәртип бозмыйлармы? Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР
- - дип сорый ул, балалар яткан полкага ымлап. Адлер ТИМЕРГАЛИН . ИГЕЗӘКЛӘР